Центр детского и семейного чтения

Кызыл китап битләре буйлап

13 июль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Кызыл китап битләре буйлап” дип аталган экология сәгате үтте. Анда 3нче мәктәпяны лагерена йөрүче балалар чакырылган иде.

Бу көнге чараның максаты – балаларны Кызыл китап белән таныштырып, табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләү иде. Шуңа да, чараны башлап, китапханәче Кызыл китапның нәрсә икәнлеге турында сөйләде, кош-кортларның, урман һәм кыр җәнлекләренең, үсемлекләрнең сирәк төрләре, кайберләренең җир йөзеннән бөтенләй юкка чыгу куркынычы астында булуы турына әйтте. Балалар экологик  викторинада катнашты, ребус чиште, табышмакларга җавап әйтте Чараны йомгаклап, алар игътибарына “Кызыл китап” дип аталган мультфильмнан өзек тәкъдим ителде.