Центр детского и семейного чтения

Һәрвакыт хөрмәт түрендә

8 июльдә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан, 6 июль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә бәйрәмгә багышланган “Һәрвакыт  хөрмәт түрендә” дип исемләнгән уен чарасы үтте. Бирегә 3нче мәктәпяны лагерена йөрүче балалар чакырылган иде.

Иң элек китапханәче балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды, әлеге бәйрәмнең  символы булып ромашка чәчәге торуын әйтте. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакълыкны сурәтләвен искәртте. Бу көнне балалар гаилә көненә багышланган мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, табышмак, филворд, ребус  чиште. Чараны йомгаклап, “Тылсымлы ромашка” һәм башка төрле уеннарда катнашты.