Центр детского и семейного чтения

Сугыш еллары хатирәләре

19 июнь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә, 1нче мәктәпяны лагерена йөрүче балалар өчен, “Сугыш еллары хатирәләре” дип исемләнгән хәтер сәгате үтте.

Чара барышында китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышының башланып, ничә елга сузылуы, миллионлаган совет гаиләсенә кайгы-хәсрәт китерүе, солдатларның онытылмас батырлыгы турында сөйләде. Әлеге кайгының аеруча балалар җилкәсенә төшүе турында да күп сөйләнде. Ахырдан, бер минут тынлык игълан ителеп, чарада катнашучылар  сугыш чоры елларының тетрәндергеч мизгелләре кабатланмавын теләп таралды.