Центр детского и семейного чтения

Исәнме, Пушкин!

Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан, 5 июнь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Исәнме, Пушкин!” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Бирегә 1нче мәктәпяны лагерена йөрүче балалар чакырылган иде.

Кичәне башлап, китапханәче балаларга бөек рус шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләп үтте, аның әдәбиятта тирән эз калдырып, күпсанлы әкиятләр, поэмалар иҗат итүе турында әйтте. Кичәдә катнашучылар аның әкиятләрен кычкырып укыды, әкиятләре буенча төзелгән кроссворд чишүдә,  хәрәкәтчән уеннарда катнашты. Ә инде ахырдан, кичәне йомгаклап, балалар Пушкин әкияте буенча төшерелгән мультфильмнан өзек карады.