Центр детского и семейного чтения

Наркотикларсыз тормыш

“Наркотикларсыз тормыш" дип исемләнгән наркотикларга каршы республикакүләм айлыгы кысаларында, 31 май көнне шәһәренең "Яшьлек" стадионында “Китапханә + спорт = сәламәтлек территориясе” дип аталган флешмоб үтте.
Аның барышында китапханәчеләр флешмоб катнашучылары белән сәламәт яшәү рәвеше темасына әңгәмә корды, тәмәке, алкоголь кебек золымнарның балалар организымына тискәре йогынты китерүе турында сөйләде. Флешмоб катнашучылары "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы" дип исемләнгән викторина сорауларына җавап бирде, табышмак чиште, мәкаль-әйтемнәр искә төшерде.