Центр детского и семейного чтения

Библиокич-2023

Бөтенроссия «Библиокич-2023» акциясе кысаларында, 19 май көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Бергә укыйбыз” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Быел ул Педагоз һәм остаз елына багышланган иде.

Әңгәмә барышында китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар авторның берничә әсәрен укыды, киңкырлы иҗатына багышланган викторинада катнашты, сорауларга җавап бирде, кроссворд, филворд чиште. Ахырдан алар игътибарына язучы әсәре буенча төшерелгән мультфильмнан өзек тәкъдим ителде.