Центр детского и семейного чтения

Тәмәке колына әйләнмә!

“Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз” максатчан программасы кысаларында, 11 май көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Тәмәке колына әйләнмә!” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чара барышында китапханәче укучыларга наркомания, алкоголь һәм тәмәке тарту кебек золымнарның балалар, аеруча үсмерләр арасында зур проблемага әверелгән булуы турында сөйләде. Укучылар әлеге яман гадәтләрнең формалашып бетмәгән организмга тискәре йогынты ясавы турында белде. Чара барышында укучылар филворд чиште, темага кагылышлы әңгәмәдә актив катнашты. Ахырдан, алар игътибарына тәмәке зыяны турында видеролик тәкъдим ителде.