Центр детского и семейного чтения

Георгий тасмасы

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия "Георгий тасмасы" акциясе старт алды.
Әлеге акция дөньяны фашизмнан саклап калу өчен һаләк булганнар истәлегенә дан, ветераннарга карата хөрмәт билгесе, Бөек Җиңүнең горурлыгы һәм фронтка барлык көчләрен биргән кешеләргә рәхмәт хисләрен аңлату йөзеннән үткәрелә. Балалар һәм гаилә уку үзәге акциягә кушылып, әлеге тасмаларны үзенең даими укучыларына тапшыра.