Центр детского и семейного чтения

Тукайның тылсымлы әкиятләре

Укучының мәдәни көндәлеге проекты кысаларында, 26 апрель көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Тукайның тылсымлы әкиятләре” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Анда 1нче мәктәпнең III сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чараны башлап, китапханәче укучыларга Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләп үтте, аның әкиятләрен, шигырьләрен искә төшерде.  Авторның “Кызыклы шәкерт”, “Сөткә төшкән Тычкан”, “Туган авыл” шигырьләрен укучылар бу көнне үзләре кычкырып укыды. Моннан тыш, балалар Тукай әкиятләре буенча викторинада катнашты, кроссворд чиште, “Түбәтәй” уенын уйнады. Ахырдан, аларга “Шаян песи” мультфильмыннан өзек күрсәтелде.