Центр детского и семейного чтения

Экология һәм сәламәтлек

“Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз” максатчан программасы кысаларында, 25 апрель  көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Экология һәм сәламәтлек” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чара барышында китапханәче укучыларга экология һәм әлеге өлкәгә кагылышлы глобаль проблемалар турында сөйләде, чөнки аларның күпчелегенең килеп чыгу сәбәбе – без үзебез. Презентация аша укучылар Татарстанда гына түгел Россия территориясендә урнашкан иң зур табигый тыюлыклар, милли парклар, ботаник бакчалар барлыгы, аларда Кызыл китапка кертелгән меңләгән төрле кош-корт һәм җәнлекләр яшәве турында белде.  Ахырдан, укучылар зур теләк белән “Табигать белгечләре” дип исемләнгән онлайн-викторинада катнашып, сертификат иясе булды.