Центр детского и семейного чтения

Җылы сүз – җанга дәва

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, 23 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә  “Җылы сүз – җанга дәва”  дип исемләнгән әңгәмә үтте. Ул балалар язучысы, күренекле педагог  Константин Ушинскийның тууына 200 ел тулу уңаеннан оештырылып, анда 1нче мәктәпнең IV сыйныф укучылары чакырылган иде.

Әңгәмә барышында китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Зур теләк белән укучылар аның берничә әсәрен укыды, киңкырлы иҗатына багышланган викторинада катнашты, сорауларга җавап бирде, кроссворд, филворд чиште. Ахырдан укучылар язучы әсәре буенча төшерелгән мультфильмнан өзек карады.