Центр детского и семейного чтения

Хуш киләсең, Нәүрүз!

22 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә  “Хуш киләсең, Нәүрүз!” дип исемләнгән  фольклор сәгате үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чара барышында китапханәче укучыларга Нәүрүз бәйрәменең язның көн белән төн тигезләшкән вакыты, язны каршылап, язгы чәчү эшләре башланыр алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булуы турында әйтте.  Бу көнне кешеләр өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына саулык-иминлек,  бай уңыш, озын гомер теләгәннәр. Укучылар викторина сорауларына җавап бирде, табышмак чиште, яз һәм хезмәт турында мәкаль-әйтемнәрен искә төшерде.