Центр детского и семейного чтения

Җәй хәвефсез үтсен дисәң..

10 июнь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Җәй хәвефсез үтсен дисәң...” дип исемләнгән  куркынычсызлык дәресе үтте. Анда 1нче һәм 3нче Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе каршында оештырылган ишегалды лагерена йөрүче балалар чакырылган иде.

Иң элек, китапханәче балаларга өйдә, урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә тукталып, төрле хәвеф-хәтәр һәм куркыныч очраклардан саклану чаралары  турында сөйләде. Моннан тыш, урманда, сулыкларда, җәмәгать транспортында һәм башка җирләрдә ял иткәндә дә әлеге кагыйдәләрне тоту зарурлыгын искәртте. Балалар үзләре дә барлык белгән кагыйдәләрен искә төшерде, теге яисә бу ситуациягә юлыккан очракта,  аннан чыгу юлларын эзләде. Ә инде алган белемнәрен ныгыту максатында, ахырдан алар белән “Куркынычсызлык әлифбасы” дип исемләнгән викторина үткәрелде.