Центр детского и семейного чтения

Куркынычсыз җәй

4 июль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә, 1нче урта мәктәпяны лагере балалары өчен, “Куркынычсыз җәй” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте.

Китапханәче балаларны тормыштагы иң мөһим куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Урманда, җәмәгать урыннарында, транспортта, су буйларында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән ныклап танышканнан соң, алар өчен викторина үткәрелде. Ахырдан, балалар куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган видео карап, үзара да фикер алышты.