Центральная детская библиотека

“Гаилә белән уйныйбыз һәм укыйбыз”

19 июльдә “Чебурашка” шәһәр паркында, “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты кысаларында, Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре шәһәр халкы һәм кунаклары өчен “Гаилә белән уйныйбыз һәм укыйбыз” дип исемләнгән әдәби - уен мәйданчыгы оештырды. Балалар һәм ата-аналар интеллектуаль, әдәби уеннарда бик теләп катнашты: ребуслар, кроссвордлар чиштеләр, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук китапханәчеләр кызыклы журналлар һәм китаплар белән дә таныштырды. Чара барлык катнашучыларга да яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге һәм уңай эмоцияләр бүләк итте.