Центральная детская библиотека

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының яңа саны

Май аенда «Салават күпере» журналы нәни укучыларын транспорт чаралары белән таныштыра. Әлеге санда Бип-бип исемле тыйнак йөк машинасы турында кызыклы әкият укырга, һава, су һәм җир өсте транспорты, махсус машиналар турында уеннар уйнарга, «Идел буе халыклары әкиятләре» проекты кысаларында чуваш халык әкияте белән танышырга мөмкин.

«Сабантуй» журналының яңа санында күп белемнәр һәм яңа танышулар көтә. «Күңел моңы»нда гитара тарихы белән танышырга, Әбүгалисинаның игезәге Әбелхарисның Багдад шәһәрен үзенә каратуы турында комикс укырга, чиалы десерт пешерү серләренә төшенергә була.