Центральная детская библиотека

Тукай йолдызлыгы

Үзәк балалар китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан, 2 нче гимназиянең 3 нче һәм 4 “Б” сыйныф укучылары өчен, “Тукай йолдызлыгы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларга шагыйрьнең балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Әлеге чарада укучылар “Шүрәле”, “Су анасы”, “Бәхетле бала”,  “Кәҗә белән сарык әкияте” һәм башка әкиятләр, шигырьләр урын алган китап күргәзмәсе белән танышты. Аннары балалар Тукай әсәрләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара күмәк  “Туган тел” җыр белән тәмамланды.