Центральная детская библиотека

Китапханәдә яңа китаплар!

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре яңа китаплар белән танышырга чакыра.

“Татарстан халыклары әкиятләре. Сказки народов Татарстана” китабында Татарстанда яшәүче халыкларның буыннан-буынга тапшырылып килгән, тарихи хәтерен саклаган, үз милләтенең сыйфатларын чагылдыра торган әкиятләре урын алган.

Шагыйрә, мөгаллимә Фәрзәнә Гобәйдуллинаның “Әнием кояш икән” китабында яшел аланнарда курай уйный торган җил-малайлар йөгерешә, кызыл, сары, яшел, зәңгәр төсләр биешә, агачларга сибелгән йолдызлар җемелдәшә.

Шулай ук китапханәчеләр “Бергәләп укыйбыз” сериясендәге китаплар белән танышырга тәкъдим итә. “Беренче адым” китабы 3 яшькәчә сабыйларга адресланган. Әлеге китап халкыбызның рухи хәзинәсен нәниләр күңеленә сеңдерүдә, аларны туган телен яратучы итеп үстерүдә әти-әниләргә файдалы ярдәмлек булыр. “Бергәләп укыйбыз” сериясенең икенчесе “Беренче рәхмәт” – 3-5 яшьлек балаларга адресланган. “Беренче укыйбыз” китабы 5-7 яшьлек балалар өчен тәкъдим ителә. Әлеге китапта халык авыз иҗаты әсәрләрн, татар әдәбиятының иң матур үрнәкләре, рус классиклары әсәрләре, дөнья халыклары әкиятләре һәм уеннар тәкъдим ителә.

Шушы һәм башка яңа кызыклы китаплар үзләренең укучыларын көтә! Үзәк балалар китапханәсенә рәхим итегез!