Центральная детская библиотека

Китапханәдә Балалар китабы атналыгын ачу

Ел саен, язгы каникул көннәрендә, традицион китапханә бәйрәменә әверелгән Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы билгеләп үтелә. Ул беренче тапкыр Мәскәүдә 1943нче елда күренекле балалар язучысы Лев Кассиль тәкъдиме белән үткәрелә.  Шул көннән башлап, март ахырында Балалар китабы атналыгын уздыру матур гадәткә әйләнгән.

Гадәттәгечә, Балалар китабы атналыгын ачу бәйрәменә яшь китап укучылар белән очрашуга язучылар, шагыйрьләр һәм театр коллективлары артистлары килә.

Быел Үзәк балалар китапханәсендә узган бәйрәмгә “Колос” мәдәният йортында эшләүче Милана Динисламова җитәкчелегендәге “Shiata” яшьләр театр студиясе артистлары һәм Әнвәр Бакиров исемендәге 1нче Балалар музыка мәктәбе мөгаллимнәре  М. Е. Липатова, А.А. Файрушина белән әлеге мәктәптә белем алучылар килде.

Китапханәчеләр әлеге бәйрәм уңаеннан төрле күргәзмәләр тәкъдим итте, анда гадәти булмаган һәм татар телендәге иң матур китаплар, балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әсәрләр һәм башкалар белән танышырга мөмкин. Балаларга Россия дәүләт балалар китапханәсе архивыннан Балалар китабы бәйрәме тарихына багышланган фильм күрсәттеләр. Чара кунаклары “Александр Пушкин әкиятләре” викторинасында да бик теләп катнаштылар. Шулай ук бу көнне “Пушкинның бөтен ГАИЛӘ өчен әкиятләре” фотозонасы да эшләде.

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре язгы каникул көннәрендә балаларны гаиләләре белән  китапханәләрдә үткәрелә торган кызыклы чараларда катнашырга чакырды.

Быел Балалар китабы атналыгының девизы –“Гаилә укый – ил укый!”