Центральная детская библиотека

8 март бәйрәменә открытка

Язның иң матур бәйрәме – 8 март уңаеннан Үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе открытка ясау буенча мастер-класс үткәрде. Иң кыйммәтле бүләк – үз кулларың белән ясалган бүләк. Шуңа балалар зур теләк белән якыннарына төсле кәгазь, картон, клей һәм кайчы ярдәмендә бүләк ясадылар. Үзләренең иң матур теләкләрен открытка эченә яздылар. Шулай ук бу көнне балалар әниләр һәм әбиләр турында китаплар белән таныштылар.

Күмәк эш чарада катнашучыларга уңай һәм яхшы кәеф бүләк итте, ә бәйрәм открыткалары матур һәм кабатланмас булды.