Центральная детская библиотека

Ватанны саклаучылар көненә бүләк

Үзәк балалар китапханәсе Гаилә елында «Тылсымлы гаилә сандыгы» иҗади остаханәләр сериясен башлый. Беренче очрашу 23 февральдә билгеләп үтелә торган искиткеч бәйрәм – Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Китапханәче балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына башкарган батырлыклары белән таныштырды. Аннары балалар китапханәче җитәкчелегендә әтиләрен, бабайларын, абыйларын котлар өчен төсле кәгазь һәм картоннан открытка ясадылар.