Центральная детская библиотека

Халыкара туган тел көне

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телне яхшы белүчеләр» урам акциясе үткәрделәр. Балаларга туган телебезнең камиллеге, байлыгы турында сөйләделәр, әлеге көннең никадәр әһәмиятле икәнлегенә төшендерделәр. Аннары балалар татар һәм рус телләрендә табышмакларга җавап бирде, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерде.