Центральная детская библиотека

Фәннәр иленә сәяхәт

Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы һәм 8 февральдә билгеләп үтелә торган Россия фәне көне кысаларында Үзәк балалар китапханәсендә «Фәннәр дөньясына сәяхәт» китап күргәзмәсе ачылды. 1нче «Дюймовочка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Россия фәне көне» дип исемләнгән кызыклы мультфильм карадылар. Шулай ук бу көнне балалар фән һәм техника өлкәсендәге хезмәтләр, галимнәр һәм аларның ачышларын яктырткан китаплар белән таныштылар.