«Роберт Миңнуллинны укыйбыз»
Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре балаларны һәм аларның әти-әниләрен «Роберт Миңнуллинны укыйбыз» Республика акциясендә катнашырга чакыра. Ул Бөтендөнья кычкырып уку көне һәм Россиядә Гаилә елы кысаларында уза. Акцияне оештыручы – Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе.
Видеоязмалар һәм катнашуга гаризаларны 2024 елның 6 мартына кадәр Үзәк балалар китапханәсенең электрон почтасына el_cdb@mail.ru җибәрергә мөмкин.
3-5 минутлык видео китапханә фонында яки өй интерьерында төшерелергә тиеш.
Акциядә катнашу буенча сораулар белән 7-95-55 телефонына мөрәҗәгать итәргә була.