Центральная детская библиотека

Тыюлыклар һәм милли парклар көне

Үзәк балалар китапханәсендә, Россиядә Тыюлыклар һәм милли парклар көне уңаеннан, «Тыюлыклы табигать дөньясы» дип исемләнгән экологик әңгәмә узды. Китапханәчеләр балаларны Россиянең тыюлыклары һәм милли парклары белән таныштырдылар, аеруча «Түбән Кама» милли паркы, безнең төбәкнең үсемлек һәм хайваннар дөньясы турында сөйләделәр. Балалар табигатьне сакларга кирәклегенә тагын бер тапкыр инандылар.