Центральная детская библиотека

“Салават күпере” белән Яңа елга әзерлән

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре “Салават күпере”нең яңа саны белән танышырга чакырга. Ул иң матур бәйрәмгә – Яңа елга багышланган. Әлеге журнал ярдәмендә өйне бизәргә, якыннарга бүләкләр ясарга, тәмле ризыклар әзерләргә, Кыш бабайга хат язарга мөмкин. Шулай ук әлеге санда “Кыш нинди була?” дигән әкият белән танышырга, төрле кызыклы биремнәр чишәргә, видеолар карарга була.