Центральная детская библиотека

Кыш бабай һәм Кар кызы остаханәсе

Үзәк балалар китапханәсендә «Кыш бабай һәм Кар кызы остаханәсе» эшли башлады. Биредә балалар китапханәче җитәкчелегендә төрле чыршы уенчыклары, кар бөртеләре һәм башка Яңа ел эшләнмәләре ясарга өйрәнәләр.

6 декабрьдә балалар китапханәче белән берлектә үзенчәлекле чыршы уенчыгы урын алган открытка ясадылар. Эш барышында китапханәче балаларга Яңа ел бәйрәме традицияләре турында сөйләде, әлеге бәйрәмгә багышланган төрле китаплар белән таныштырды. Балалар кыш турында шигырьләрне һәм яраткан Яңа ел әкиятләрен искә төшерделәр