Центральная детская библиотека

Таныш булыгыз, яңа китаплар!

Үзәк балалар китапханәсе үзенең китап укучыларын яңа китаплар белән танышырга чакыра. Алар арасында Шәүкәт Галиевның “Тәмле җәй”, Резеда Фәрхетдинованың “Урам керми уйга”, Бари Рәхмәтнең “Бала белән әтәч”, Мөҗәһитнең “Куаныч” һәм башка китаплар бар. Әйтик, “Урам керми уйга” җыентыгындагы шигырьләрдә башлангыч сыйныфларда укыган малайлар-кызлар белән булган маҗаралар бәян ителгән. Ә “Куаныч” китабы аша ана телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, табигатебезгә багышланган шигырьләр белән танышырга мөмкин.

Хөрмәтле китап укучыларыбыз! Китапханәбезгә рәхим итегез, яңа китаплар сезне көтә!