Центральная детская библиотека

Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре, Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел тулу уңаеннан, балалар шагыйре, дистәләрчә китап авторының иҗаты белән танышырга чакыра. Шәүкәт Галиев татар әдәбиятына, татар балалар әдәбиятына гаять зур өлеш керткән каләм иясе. Аның иҗат җимешләре күңелле, юморга бай, кыярлары – түбәтәйле, песиләре – сакаллы, чебиләре самолетта оча, куяннары физзарядка ясый. Ә Шәвәлие беркемне дә битараф калдыра торган түгел, әлеге герой балалар өчен якын дуска әйләнде. Шәүкәт Галиев һәрнәрсәнең кызыклы якларын табып, балалар белән бүлешә, көлдерә, яхшыны начардан аерырга өйрәтә, авырлыкларга бирешмәскә өнди. Китапханәчеләр шагыйрьнең “Светофорның өч сүзе”, “Шәвәли шуклыгы”, “Камырша” һәм башка китапларын укырга тәкъдим итә.