Центральная детская библиотека

Яңартылган балалар китапханәсе үзендә көтеп кала

Яңартылган Үзәк балалар китапханәсе яшь китап укучыларның яраткан урынына әйләнде. Мәктәптән буш вакытта балалар китапханәгә рәхәтләнеп йөриләр, алар биредә үз вакытларын файдалы итеп үткәрәләр: китаплар һәм журналлар белән генә танышып калмыйлар, өстәл уеннары да уйныйлар, комда рәсем ясыйлар һәм бер-берсе белән аралашалар. Моннан кала, китапханәдә хәзер XX гасырны чагылдырган музей белән танышырга мөмкин.  Монда пионер галстугы, төрле значоклар, шул гасырга караган уенчыклар һәм башка әйберләр тупланган.

Кадерле китап сөюче дусларыбыз! Сезне яңартылган балалар китапханәсендә көтеп калабыз.