Центральная детская библиотека

Минем гүзәл Татарстаным

Татарстан Республикасы көне уңаеннан, Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре “Гуляй” шәһәр паркында “Мой родной Татарстан. Минем гүзәл Татарстаным” исемле мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәчеләр балаларга республикабызның дәүләт символлары һәм истәлекле урыннары турында сөйләде. Аннары алар “Син үз шәһәреңне беләсеңме?” викторинасында катнашты, “Мавыктыргыч Татарстан”, “Татар мифлары – балаларга”, “Детям о Елабуге”, “Татарстан” кебек китаплар белән танышты, Роберт Миңнуллин, Вера Хәмидуллина һәм Александра Дружинина шигырьләрен укыды.