Центральная детская библиотека

Балалар өчен татарча журналлар

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре балалар өчен татарча журналлар тәкъдим итә:

  • “Салават күпере” – мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның яраткан журналы. Журналның тышлыгы да, формасы да беренче караудан ук җәлеп итә, аның һәр саны уенчыкка ошаган. “Салават күпере” журналында кызыклы әкият, шигырьләр, мавыктыргыч уеннар, буягычлар, ябыштыргычлар һәм сюрпризлар табарга мөмкин. Һәр биттә үзенчәлекле QR-код урнаштырылган, аның ярдәмендә танып белү һәм күңел ачу характерындагы видео да карарга мөмкин. Моннан кала, әлеге журнал ярдәмендә балалар татар, рус һәм инглиз телләрен камилләштерә ала.
  • “Сабантуй” журналы кече һәм урта яшьтәге мәктәп балаларына исәпләнгән. Һәр чыккан яңа басмада үзең өчен бик кызыклы мәгълүматлар табарга була. “Сабантуй”ның үзенчәлекле ягы да бар: монда балалар үзләре яза. Журналның эчтәлеге бик бай: шигырьләр, хикәяләр, кроссвордлар, мастер-класслар һәм башкалар.

Бу һәм башка журналларны Үзәк балалар китапханәсеннән ала аласыз.