Центральная детская библиотека

Китаплы җәй

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре “Каникулда кызыклы китап белән” сәхифәсе кысаларында Факил Сафинның “Керпенең шәһәргә сәяхәте” китабы белән танышырга тәкъдим итә. Факил Сафин – язучы, прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе, “Мәйдан” журналының баш редакторы урынбасары, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары “Керпенең шәһәргә сәяхәте” китабын укып, төрле маҗаралы һәм кызыклы хәлләр белән очрашыр. Кырмыска малае Кырмыч белән Чикерткә малае Чикертмән арасында дуслык буламы? Ак тузганакка кәрзин тагып, күккә күтәрелү мөмкин эшме? Болан Кояшны ничек коткарган? Факил Сафинның әлеге китабында шушы һәм башка сорауларга җавап табарга мөмкин.

Язучының Үзәк балалар китапханәсе киштәләрендә урын алган башка матур-матур китаплары да сезне көтә.