Центральная детская библиотека

Җәйге ял – кызыклы китап белән

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Резеда Вәлиеваның ике телдә – татар һәм рус телләрендә язылган “Йолдызстан батыры. Звёздный витязь” китабын укырга тәкъдим итә. Резеда Вәлиева – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле шагыйрә, тәрҗемәче. Күренекле язучының бу китабына аның төрле елларда язылган шигырьләре, җырлары, әкиятләре һәм поэмалары тупланган. Алар һәркемне кызыклы һәм мавыктыргыч хәлләр, гыйбрәтле вакыйгалар белән таныштырачак. Әйтик, Резеда Вәлиеваның шигырьләре туган илгә мәхәббәт хисе, табигатькә сакчыл караш тәрбияли, хайваннарны һәм кош-кортларны рәнҗетмәскә, олыларны ихтирам итәргә өйрәтә. Әкиятләре ялкаулыкны, көнчелек һәм куркаклыкны хурлый, батырлыкка, тырышлыкка дан җырлый, ә поэмалары батырлык һәм ватанпәрвәрлеккә мәдхия булып яңгырый. Иң мөһиме: җиңел аңлаешлы, нәзакәтле, матур тел белән язылган бу әсәрләр укучы күңелен туган телебезгә якынайталар, ата-анага, хезмәткә, туган илгә ихтирам хисе тәрбиялиләр.