Центральная детская библиотека

Журналлар иленә сәяхәт

27 июльдә Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре “Китаплы ПАРКовка” җәйге акциясе кысаларында “Александр бакчасы” шәһәр паркында балаларны һәм аларның әти-әниләрен кызыклы журналлар белән таныштырды. Чара балалар китапханәсе алдыра торган журналларга багышланды һәм “Журналлар иленә сәяхәт” дип аталды.

Вакытлы матбугат белән танышу сәгате балаларны һәм аларның әти-әниләрен татар һәм рус телләрендә чыга торган журналлар белән таныштыру максатыннан үткәрелде. Чарада катнашучылар “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Мурзилка”, “Непоседа”, “Сказка на ночь”, “Тошка и компания”, “Ялкын” һәм башка шундый кызыклы журналлар белән таныштылар һәм аларда тәкъдим ителгән башваткычларны, табышмакларны чиштеләр. Моннан кала китапханәче балаларга “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Ялкын” журналларындагы QR-кодлар аша кереп видеороликлар, мультфильмнар, әкиятләр карый, төрле уеннарда катнаша алу мөмкинлеге турында да сөйләде.

Үзәк балалар китапханәсе балалар өчен күп кенә кызыклы журналлар алдыра. Шуңа күрә һәркемне китапханәдә көтеп калабыз!