Центральная детская библиотека

Алмаз Гыймадиевка 50 яшь

20 июльдә балалар язучысы, Абдулла Алиш, Шәүкәт Галиев һәм Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты Алмаз Гыймадиевка 50 яшь тулды. Шул уңайдан Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре җәйге ялда Алмаз Гыймадиевның “Селфи таягы” һәм “Без андый малай түгел” китапларын укырга тәкъдим итә. “Селфи таягы” китабында бүгенге балалар, яшүсмерләр тормышы яктыртыла. Хикәяләрнең һәрберсе маҗаралы хәлләргә корылган, шуның өчен алар беркемне дә битараф калдырмый. Ә “Без андый малай түгел” китабындагы повесть һәм хикәяләрдә мәктәп тормышына кагылышлы кызыклы хәл-вакыйгалар үткен сатира, көлү-киная белән язылган. Үзәк балалар китапханәсендә Алмаз Гыймадиевның башка китаплары белән дә танышырга мөмкин.