Центральная детская библиотека

Алабуга китап укучыларына Йолдыз Шәрәповадан бүләк

1 июльдә Үзәк балалар китапханәсендә танылган балалар шагыйрәсе, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрәпова булды. Ул Алабуга китап укучыларына үзенең автографы белән татар һәм рус телләрендә язылган “Ялкау тел. Ленивый язык” дигән китап бүләк итте.

Балалар шагыйрәсе Йолдыз Әдип кызы 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Ул – әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе. 1994 елда аның “Антенналы бәрәңге” дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм китап укучылар арасында үткәрелгән “1994 ел китабы” конкурсында икенче урынны яулый.

Балаларның яраткан шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова “Антенналы бәрәңге”, “Каен алмасы”, “Җавапсыз сорау”, “Сәяхәтче чемодан” һәм башка шигырь җыентыкларының авторы.  Аның иҗат җимешләре балаларның гына түгел, хәтта өлкәннәрнең дә күңеленә хуш килә, шагыйрәнең һәр шигырен түземсезлек белән көтеп алалар.