Центральная детская библиотека

Каникулда кызыклы китап белән

Үзәк балалар китапханәсе җәйге каникуллар вакытында “Каникулда кызыклы китап белән” сәхифәсен башлап җибәрә. Китапханәчеләр атнаның һәр пәнҗешәмбесендә балалар өчен язылган кызыклы китаплар белән таныштырып барачак.

Әлеге сәхифә кысаларында балаларга Абдулла Алиш әсәрләре буенча татар, рус һәм инглиз телләрендә “Әкиятләр илендә. В стране сказок” дип исемләнгән әкиятләр һәм мультфильмнар җыентыгын укырга тәкъдим итәбез. Әлеге җыентыкта А. Алишның “Бал корты һәм шөпшә”, “Кем көчле”, “Каз белән аккош”, “Мактанчык чыпчык”, “Бикбатыр белән Биккуркак”, “Сертотмас үрдәк”, “Куян кызы” әкиятләре урын алган. Балачактан ук таныш әкиятләр берсеннән-берсе матур иллюстрацияләр белән баетылган. Шунысы мөһим: балалар аларны татар телендә генә түгел, рус һәм инглиз телләрендә дә укый алачак.