Центральная детская библиотека

Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел

Үзәк балалар китапханәсендә И.И. Шишкин исемендәге 1нче балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә, Солтан Шәмси һәм Искәндәр Измайловның “Волжская Булгария в рассказах для детей” китабы буенча, “Идел буе Болгарында Ислам дине” укыйбыз һәм ясыйбыз” әдәби-иҗади проекты кысаларында чара узды. Туган якны өйрәнү сәгате Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланды. Китапханәчеләр балаларны “Дин: тамырларга кайту” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды, әлеге тарихи вакыйганың әһәмияте турында сөйләде. Күргәзмәдәге китаплар белән танышып, Ислам дине, Болгар ханлыгы, борынгы бабаларыбызның яшәеше һәм башкалар турында киң мәгълүмат алырга мөмкин иде. Шулай ук 1нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының иҗат җимешләре тәкъдим ителде.