Центральная детская библиотека

Искиткеч кул эшләнмәләре

6 апрельдә Үзәк балалар китапханәсендә “Шат күңелле иҗатчылар” клубы кысаларында “Искиткеч кул эшләнмәләре” дип исемләнгән иҗади сәгать үткәрелде. Чара Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланды.

Китапханәче балаларны “Тылсымлы куллар”, “Девчонки и мальчишки”, “Мастерилка” журналлары белән таныштырды һәм матур эшләнмәләр ясарга өйрәтте. Шулай итеп, балалар төсле кәгазьләрдән һәм катыркадан язгы чәчәк бәйләме ясау серенә төшенде.

Барлык яшь китап укучылар да үз иҗатларының нәтиҗәсеннән канәгать калды. Үз эшләнмәләрен балалар үзләре белән алып китте.