Центральная детская библиотека

Язгы каникулда – китапханәдә

Һәр елны язгы каникуллар вакытында Балалар китабы атналыгы үткәрелә. Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре яшь алабугалыларны “Китап бәйрәме” дип исемләнгән күргәзмә карарга чакыра. Биредә балалар берсеннән-берсе кызыклы китаплар белән таныша алачак. Күргәзмәдә татар телендә дә китаплар тәкъдим ителгән. Алар арасында Илсөяр Ихсанованың “Биюче бал корты”, Флёра Мәрданованың “Аксак Аю”, Роберт Миңнуллинның “Мөгезборын белән озынборын”, Бикә Рәхимованың “Җайдак малай” һәм башка китаплар бар. Һәркем күңеленә хуш килгәнен таба алачак. Китапханәнең ишеге сезнең өчен һәрвакыт ачык, яшь китап укучыларыбыз. Биредә сезне кызыклы китаплар, журналлар, мавыктыргыч чаралар көтә.