Центральная детская библиотека

Халыкара урман көне

21 мартта Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Аны башкача Бөтендөнья урманнар саклау көне дип тә атыйлар.

Шул уңайдан Үзәк балалар китапханәсендә “Яшел океан нәрсә турында шаулый...” дип исемләнгән танып-белү-экологик сәяхәт оештырылды. Аның кысаларында балалар электрон презентация карадылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Яшь китап укучылар чарада бик теләп катнашты, алар урманның гаҗәеп зур байлык булуын, аны саклау һәрберебезнең изге бурычы икәнлегенә тагын бер кат төшенделәр.