Центральная детская библиотека

Муса Җәлилнең истәлегенә багышланган батырлык сәгате

 

#КультураДляШкольников.РТ

15 февральдә Үзәк балалар китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан “Муса Җәлил – герой шагыйрь” дип исемләнгән батырлык сәгате узды. Балалар Муса Җәлилнең тормыш юлын, аның үлмәс иҗатын тагын бер кат искә алды.

Китапханәче Муса Җәлилнең бөтен җир шарына танылган, тоткынлыкта да иленә тугры калган каһарман шагыйрь, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты булуы турында мәгълүмат бирде. Шулай ук балаларга “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, алар “Кызыл ромашка”, “Беренче дәрес”, “Батыр куян”, “Җәлил варисларына”, “Моабит дәфтәрләре” кебек китаплар белән танышты. Балалар шагыйрьнең “Маэмай”, “Ишек төбендә”, “Парашютсыз курчак” кебек шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. Шулай ук яшь китап укучылар зур кызыксыну белән патриот шагыйрьгә багышланган презентация карады.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил турындагы хәтирәләр яшь буынның күңелендә сакланыр. Хәтер җебе өзелмәсә, алар мәңге яшәр!