Центральная детская библиотека

ТР Гербын кабул итү көненә багышланган мәгълүмат сәгате

Татарстан Республикасы Гербы кабул ителү көне уңаеннан, Үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе «Республика символлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Яшь китап укучылар Татарстан Республикасы гербы тарихы, аның 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасының Югары Советы тарафыннан раслануы турында белделәр.

Китапханәче гербның авторлары һәм андагы һәр төснең символик мәгънәгә ия булуы турында сөйләде. Балалар гербта сурәтләнгән канатлы барс турында зур игътибар белән тыңладылар.

Татарстан Республикасы гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне