Центральная детская библиотека

“Әкият уйныйбыз” театральләштерелгән уен-тамаша

4 февральдә Үзәк балалар китапханәсендә оештырылган “Шат күңелле иҗатчылар” (“Весёлые затейники”) клубы кысаларында яшь китап укучылар әкият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясады, алар “Әкият уйныйбыз” дип исемләнгән театральләштерелгән уенда катнашты.

Чара башында балалар китапханәчеләр белән берлектә халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерде, “Тылсымлы әкиятләр дөньясы”, “Җәнлекләр турында әкиятләр” һәм башка китаплар белән танышты. Шулай ук яшь китап укучылар үзләрен чын актерлар итеп тойды. Алар “Кәҗә бәтиләре һәм бүре” әкиятен сәхнәләштерде, моның өчен балаларга бармакка киеп уйный торган курчаклар ярдәмгә килде.