Центральная детская библиотека

Ленинград камалышы – тарихның онытылмас бите

27 гыйнварда Үзәк балалар китапханәсендә Ленинград камалышын өзүгә 78 ел тулуга багышланган чара үтте. Китапханәчеләр Ленинград халкына нинди сынаулар аша узарга туры килүе, аларның батырлыгы, Ладога күле аша салынган коткаручы “Тормыш юлы”, 11 яшьлек Таня Савичеваның көндәлеге һәм фаҗигале язмышы турында сөйләде. Балалар Бөек Ватан сугышының иң куркыныч битләренең берсе булган Ленинград камалышы турында тарихи вакыйгаларны барлады. Әлеге темага багышлап, китап күргәзмәсе әзерләнде, әңгәмә үткәрелде. Яшь китап укучылар бу вакыйга турында бәян итә торган китаплар белән танышты. Шулай ук балалар игътибарына ленинградлыларның авыр тормышлары, бөтен ил өчен авыр чорларда күрсәткән батырлыклары турында презентация тәкъдим ителде. Чара ахырында алар 125 грамм блокада икмәге тәмен татып карадылар.