Центральная детская библиотека

«Укыйбыз, иҗат итәбез һәм рәсем ясыйбыз»

Үзәк балалар китапханәсендә «Шат күңелле иҗатчылар» («Весёлые затейники») клубы кысаларында яшь китап укучылар өчен «Укыйбыз, иҗат итәбез һәм рәсем ясыйбыз» дип исемләнгән иҗат сәгате узды. Аның кысаларында төрле яшьтәге балалар китапханәчеләр белән берлектә кәгазьдән һәм катыркадан гаҗәеп эшләнмәләр тудырды, шулай ук кызыклы китаплар белән танышты һәм берсеннән-берсе матур рәсемнәр ясады. Барлык катнашучылар да үз иҗатларының нәтиҗәсеннән канәгать калды, уңай эмоцияләр алды. Чара тәмамлангач, ясалган эшләнмәләрен якыннарына бүләк итү өчен, үзләре белән алып киттеләр.