Центральная детская библиотека

Чебурашка” шәһәр паркында күңелле каникуллар

9 гыйнварда “Чебурашка” паркында шәһәр китапханәләре китапханәчеләре нәни алабугалыларга “Кышкы мозаика” уен программасы тәкъдим итте. Балалар биеделәр, күмәк уеннарда катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр. Әлеге чара барысына да күңел күтәренкелеге өстәде. Иң мөһиме – саф һавада үткән чарадан балалар да, өлкәннәр дә канәгать булып таралыштылар.