Центральная детская библиотека

Кыш бабай остаханәсе

Балалар Яңа елны аеруча дулкынлану белән, ниндидер могҗиза буласына ихлас ышанып көтәләр.

Үзәк балалар китапханәсендә Кыш бабай остаханәсе эшли башлады. Биредә балалар китапханәчеләр җитәкчелегендә кулдан төрле эшләнмәләр ясарга өйрәнә, Яңа елга багышланган үзләренең яраткан әкиятләрен һәм шигырьләрен искә төшерә, бер-берсе белән аралаша. Балалар искиткеч эшләнмәләр ясыйлар. Һәр эшкә күп хезмәт һәм тырышлык салына, һәркем үз иҗатын, фантазиясен, талантын күрсәтә. Үз куллары белән ясалган бүләкләр аеруча кыйммәткә ия: кемнәрдер үз эшләнмәләрен – якыннарына, ә кайберәүләр китапханәгә бүләк итә.