Центральная детская библиотека

Россия Федерациясе Конституциясе көне

12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне илебездә бик мөһим дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Россия Конституциясе көне» дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате уздырдылар.  Балаларга «12 декабрь – РФ Конституциясе көне» дип исемләнгән презентация тәкъдим ителде. Алар дәүләт символлары, Конституциянең барлыкка килү тарихы һәм кызыклы фактлар белән танышты. Шулай ук Үзәк балалар китапханәсендә әлеге мөһим көн уңаеннан махсус оештырылган  «Конституция. Белергә кирәк!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.